Гүзәл сүзен ачыклар сүз,
Җир йөзендә бар микән.
Гүзәлгә тиң саф таң суымы,
Әллә ап-ак кар микән.
Гүзәл кеше гүзәллекне
Кайлардан ала икән.
Сихри исеме бар кешегә,
Сер булып кала микән.
Шуңа аңа кушылгандыр,
Гүзәл исем – Гүзәлия.
Таң суы да тиң түгел, син
Серле Гүзәллеккә ия!
Ландыш исемле гүзәл затларга
Ак кыңгырау чәчәкләрең —
Саф хисле бүләк язда.
Елмаюың синең Ландыш,
Җаныма чиксез файда.
Энҗе бөртекләрем Ландыш !
Елмайчы китсен сагыш!
Кил яныма итмә ялгыз —
Оныта күрмә ялгыш!
Бул тормышта бердәнберем
Минем затлы бөртегем!
Син бит, Ландыш гүзәллеге
Гомеремдә һәр көннең!
Зөлфия
Егылыплар берүк төшмә,
Күпер сыман тар юлдан,
Баскансың бит курыкмыйча,
Тотыныплар бер кулдан.
Кояш нурлары тигән,
Чибәр, сылу йөзеңә.
Чәчләрең аша үтеп
Син йомган күзләреңә.
Этәргәндәй торасың,
Ямьле җәй тирә — якка.
Зәңгәр күкне каплагандай
Ак пәрдәле болытка.
Исемең дэ язылган.
Ак чәчәкләр төсеннән.
Зөлфия, — дип сузылган.
Ямьле җәйнең өстеннән.
Лилия
Бигерәк сылу, чибәрсең,
Лилия чәчәге сыман.
Исемең дә килешеп тора,
Бик дөрес бит кушылган.
Синең сөйкемле йөздән,
Яшәү нуры сибелә.
Озын, бөдрә чәчләреңнән,
Яшь гөмерең үрелә.
Кыйгач кара кашларың,
Зур керфекле күзләрең,
Чиядәй иреннәрең,
Күз алларымда минем.
Синең алгы язмышыңа,
Килмәсен каршы сагыш.
Кайгы — хәсрәт күрмичә,
Яшә син алып сулыш.
Язгы кайту
— Язгы тамчы, тизрәк тамчы
Төнге сөңге бозлардан!
Күңелдәге яңарышның
Хисләре нык кузгалган.
— Гөрләвекләр, йөгерегез
Кар эретеп инешкә!
Ак юрганны яшерегез
Күздән, кайтып керешкә.
Инешемдә боз сугышы —
Ярга бозлар шуыша.
Кыш кидергән тунын елгага
Салдырмаска тырыша…
Көлә Кояш нурын сибеп
Яз килә бит — тантана!
Аякларым туган якта!
Җан сөенә, мактана…
Язгы төннәр
Язгы төннәр, язгы төннәр,—
Кемгә кыска, кемгә озын.
Талның йомшак песиләре
Тыңлый микән яз сулышын?
Язгы төннәр, язгы төннәр—
Кемгә бәхет, кемгә сагыш.
Кызыгып пар шәүләләргә,
Авыр сулап йөри язмыш.
Язгы төннәр, назлы төннәр —
Кемгә айлы кемгә болыт…
Җилләр миңа пышылдыйлар:
«Вакыт инде, оныт, оныт!»
Март елмая
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Тыштан миңа кояш елмая.
Март буранын күлләвекләр йота,
Эчтән генә күңел моңая.
Язгы кояш соңгы салкыннарны
Һәм җандагы карны эретә.
Тышка чыгып җырлыйсылар килә,
Тик мартның салкыны чеметә.
Тәрәзәгә карыйм, кулымда чәй,
Чер-чер килеп уйный чыпчыклар.
Чыпчыклар да моңны тоя ахры,
Җырлап оча нәни кошчыклар.
Тәрәзәгә карыйм, март елмая,
Матур ла яз моңнар үргәндә!
Мин моңланам, җырлыйсылар килә,
Көчем арта язга кергәндә.
Тополь
Соңлабрак кайттың, кордаш,
Туган-үскән йортыңа.
Анда бары лепер-лепөр
Ялгыз тополь утыра.
Кайда булдың, озак йөрдең?
Онытмагансың икән.
Монда бары чордашлардан
Син исән дә, мин исән.
Сагынды. Төшләрендә гел
Күрде сине әткәең.
Бар, кадерлә, бар, бер юат
Аның соңгы ядкарен.
Хәер, инде ни файда бар
Үксеп бер елавыңнан.
Без болай да гаҗиз аның
Сагышлы җырларыннан.
Давылда чайкала гына,
Җил тынса, башын ия.
Саргайды, сагышланды ул
«Ник кайтмый?» дия-дия.
Әткәң алтын кеше иде,
Бөр үпкә белдертмәде.
Бер кемнән синең исемгә
Яман тел тидертмәде.
Бала күңеле далада шул,
Ата күңеле балада.
Кемнеңдер нигезе бөтә,
Кемнекедер яңара.
Мәхәббәт
Күптән төсен җуйган инде,
Күптән беткән үзгәреп.
Асыл болгар егетенең
Назлап әйткән сүзләре.
Офыкларга кадәр китеп
Җәелер моңсу томан;
Болгар кызы Айбикәнең
Алсу күлмәге сыман.
Карагайлар арасыннан,
Җитәкләшеп йөгереп,
Тиен баласыдай җитез,
Болан кебек йөгерек.
Бер пар төшеп бара кебек
Иделдәге каекка.
Алар өчен безнең Идел
Күптән инде саеккан.
чыклы үләндә калган күк
Болгар читек эзләре.
Кай гасырдан төшеп калып,
Яшьлекләрен эзләвем.
…Мең елдан соң килермен күк,
Бетмәс әле үзгәреп
Назлы болгар иркәсенең
Пышылдаган сүзләре.
Мәхәббәтнең яше бертигез
Әллә илле, әллә ун сигез.
Хисләре уртак куллар гына
Төзи ала сөюдән нигез…